Россиядә агымдагы айның төп ипотека драйверы гаилә ипотекасы тирәсендәге шау-шу булды: 2026 елның октябреннән бирелү шартларының үзгәрүен көтеп, сатып алучылар килешүне ябарга омтылдылар, әлегә ставкалар һәм таләпләр йомшаграк калды.
Базар ставкалары буенча кредит бирү 1,5–2 тапкыр артты. Моңа төп ставканың кимүе ярдәм итте.
Казан үсеш темплары буенча Россиянең 20 зур шәһәре исемлегендә җиденче урынны алды. Ипотека килешүләре санының максималь үсешен Омск күрсәтте (+110,7%). Икенче урында – Красноярск (+90,3%), өченчедә – Түбән Новгород (+83,0%). Топ-5 кә шулай ук Самара (+67,8%) һәм Чиләбе (+60,8%) кергән. Алтынчы урында – Санкт-Петербург (+60,6%).
Кайбер шәһәрләрдә ташламалы ипотека бераз кимегән: Мәскәүдә (-15,4%), Новосибирскида (-5%), Төмәндә (-2,4%) һәм Воронежда (-1%).
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез