Газетага язылу

Казанда яшәүчеләр өчен «яхшы пенсия»нең күпме булуын ачыклаганнар

Казанда яшәүчеләр фикеренчә, әйбәт пенсия аена 55 500 сум тәшкил итәргә тиеш. SuperJob компаниясе уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Быел март аенда  – 51 200 сум, узган елның октябрендә – 49 300 сум булган бу. Тулаем Россия буенча 56 600 сум күләмендәге пенсияне, әйбәт, дип санаулары ачыкланган.

Биш ай эчендә халыкның “аппетиты” 6 процентка арткан (март аенда 53 500 сум булган). Ир-атлар пенсиянең зуррак булуын (58 300 сум) тели. Хатын-кызлар 55 000 сумга тукталган. Иң зур пенсияне ( уртача  59 200 сум) 35–45 яшьлекләр көтә.

Югары белемгә ия булучылар – 59 200 сум, урта һөнәри белемлеләр – 54 100 сум күләмендәге пенсияне, әйбәт, дип саный.  Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хезмәт хакы зуррак булган саен, “аппетит” та үсә: кереме 100 мең сумнан кимрәкләргә –  53 000 мең сум, 200 меңнән артып киткәннәргә – 64 700 сум кирәк. Зур шәһәрләр арасында Мәскәү беренче урында – 60 900 сум. Санкт-Петербург (60 300) икенче урынга чыккан. Хабаровск (60 100) – өченче.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре