Газетага язылу

Казанда «Идел буе төбәгендә пробация» дип аталган форум уза

Бүген Казанга Идел буе төбәкләреннән форумга җыелдылар. Биредә тимер рәшәткә артыннан чыгучыларны киредән тормышка кайтару буенча башкарылган эшләр хакында сөйләштеләр һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

Чара «Ватанны саклаучылар» Россия фондының Татарстан бүлекчәсендә узды. Биредә Россиянең 14 төбәгеннән белгечләр җыелды.

– 2024 елның 14 октябрендә безнең комиссия аша пробация (тормышка кайтару) турындагы проект кабул ителгән иде. Моңарчы без бары тик төбәкләргә барып закон үтәлешен тикшерсәк, хәзер инде җыелышып сөйләшү кирәген аңладык. Казан – болай очрашып, тәҗрибә уртаклашу оештырган 34 нче төбәк, – диде Россиянең Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм күзәтчелек комиссияләре белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе урынбасары Александр Воронцов.

Очрашуда бу юнәлештә Казанда зур эш алып барган «Кеше Приюты» эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. Сүз уңаеннан, биредә төрмәдән чыгучы кешеләрне туры юлга кертү өчен тырышалар. Әмма шунысы бар – рәшәткә артыннан чыккан кеше үзе бу хакта алдан хәбәр итәргә һәм гариза язарга тиеш.

Бу хакта язган идек. тулырак сылтама аша укырга мөмкин. 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре