Газетага язылу

Казанда INNOverse50+ халыкара программасына старт бирелде

Казанда яшь лидерлар өчен INNOverse50+ халыкара программасына старт бирелде. Программаны ачу тантанасы V Казан Глобаль яшьләр саммиты кысасында узды.

 Ачылышта Татарстан Рәисе ярдәмчесе, саммит җитәкчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты.
 INNOverse50+ ул – 25 илдән килгән 50 дән артык яшь лидерны берләштергән гамәли программа. Чара 27–28 августта Казан федераль университеты һәм уникаль осталык үзәге (ЦУМ) мәйданчыкларында узачак. Ике көн дәвамында катнашучылар биш төп юнәлеш буенча халыкара командаларда эшчәнлек алып барачак. Алар экология, сәламәтлек, икътисад кебек мөһим темаларны күтәрәчәк.

«Катнашучылар зур конкурс узды. 122 илдән 10 500 кеше быел Казан Глобаль яшьләр саммитының бер өлеше булу хокукы өчен ярышты. Һәм махсус бу 50 катнашучы өчен без ИСЕСКО командасы, саммитны оештыручылар, КФУ, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә махсус трек әзерләдек. Ул INNOverse50+ дип атала, «инновация» сүзеннән. Яшьләр ике көн дәвамында бергәләп белем алу мөмкинлеге, яшьләрнең мобильлеге, миграция, белем бирү сыйфатына бәйле глобаль мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәк – болар барысы да ясалма интеллект үсешен исәпкә алып. Төп максат – ике көн дәвамында фикер алышулар, белгечләр, спикерлар белән аралашу аша әлеге мәсьәләләрнең чишелешләрен эзләү, соңрак һәр катнашучы, үз төбәгенә кайткач, аларны куллана алачак», – ди Татарстан Рәисе ярдәмчесе, саммит җитәкчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Катнашучылар брейншторминг-сессияләр (кыска вакыт аралыгында күпсанлы идеяләр анализлау) узачак, үз проектларын әзерләячәк. Финал этабында аларны халыкара жюри һәм экспертлар алдында яклаячаклар. Программаның иң яхшы биш катнашучысы Coursera халыкара онлайн укыту платформасында белем алуга лицензия алачак.

Программаны Мөхәммәд ибн Рәшид Әл Мактум белем фонды катнашында мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы (ИСЕСКО) һәм глобаль инновацияләр институты оештыра.

         Лиана Габбасова

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре