Газетага язылу

Казанда «Җиңүгә 80 ел» торак комплексында төзелгән яңа йортка күченә башладылар

Бүген Казанда “Салават Күпере” торак районының “Җиңүгә 80 ел” торак комплексында Гомәр Усманов урамындагы 177 фатирлы 8 нче йортка күченә башладылар.

Яңа йорт, республика социаль ипотека программасы кысасында, Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Анда бюджет өлкәсендә яшәүчеләр, социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга ярдәм итүче предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грант алучы табиблар һәм ятимнәр яшәячәк. Йорт ике подъезддан, 11-19 каттан тора.

Барлык фатирлар тулысынча ремонтланган, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе приборлары, су һәм электр энергиясен исәпләгечләр, җылылык регуляторлары белән тәэмин ителгән. Яңа комплекста дүртенче йорт инде бу. Биредә ике – 146 фатирлы һәм бер – 177 фатирлы йортка күченү быел июнь аенда башланган. “Җиңүгә 80 ел” торак комплексында (узган елда төзи башлаганнар) барлыгы 12 йорт (гомуми мәйданы – 120 мең кв.м. артыграк) булачак.

Аларның барысын да җәяүлеләр бульвары берләштерәчәк. Биредә һава сулап йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, балалар белән уйнарга мөмкин булачак. Торак комплексы “машиналарсыз ишегалды” концепциясе буенча төзелә, йортлардагы фатирларның бер өлеше мөмкинлекләре чикле кешеләргә яраклаштырылачак. Хәзерге вакытта торак комплекста 1126 фатирга исәпләнгән тагын 5 йорт төзелеп килә.

Дәүләт торак фонды быел Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 3123 фатирга исәпләнгән 108 йорт (гомуми мәйданы – 150,6 мең кв.м) төзүне күздә тота. Бүгенгә торакны файдалануга тапшыру планы 70,5 процентка үтәлгән, 2103 фатирга исәпләнгән 37 йорт (гомуми мәйданы – 106,2 мең кв.м) файдалануга тапшырылган. Бу “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен – халыкны уңайлы һәм чагыштырмача арзан торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре