Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичә кич Караганда урамында булды. Укучы 14 нче модель «Лада» руле артында юл кырыеннан барган хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң яшүсмер машинасын ташлап юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Хатын урында ук үлгән.
Полиция фаҗига вакытында яшүсмернең исерек булуын ачыклаган. Машинаны малай мөстәкыйль сатып алган, әлбәттә, аның машина йөртү таныклыгы булмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез