Газетага язылу

Казанда машина йөртүче 15 яшьлек малай 35 яшьлек хатын-кызның үлеменә сәбәпче булган

Казанның полиция хезмәткәрләре җәяүле хатын-кызны бәрдергән яшүсмерне тоткарлаган.

2026 елның 11 октябрендә якынча 21:00 сәгатьтә Караганда урамында 35 яшьлек җәяүле хатын-кызның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

«ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче югары тизлектә юл кырыеннан баручы хатын-кызны бәрдергән һәм автомобилен ташлап, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче һәлакәт урынында үлгән.

Хокук бозучы 15 яшьлек укучы булып чыккан. Ул фаҗига урынына беркадәр вакыттан соң әти-әнисе белән килгән. Законлы вәкилләре янында балигъ булмаган бала «Алкотектор» приборы ярдәмендә тикшерелгән һәм ул 0,430 мг/л дип күрсәткән.
Яшүсмер юл-транспорт һәлакәте вакытында күпмедер вакыт элек элек мөстәкыйль рәвештә машина сатып алуын әйткән. Яше җитмәү сәбәпле, аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган. Хәзерге вакытта балигъ булмаган балага карата җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре