Газетага язылу

Казанда мэрына яңа ярдәмче билгеләнде

Казан мэрының яңа ярдәмчесе итеп Гүзәл Мортазинаны билгеләделәр.

Шәһәр мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аңа документлар әйләнеше һәм барлык бүлекчәләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләрен вакытында һәм сыйфатлы хәл итүне тәэмин итү өчен секретариатның төгәл эшен җайга салырга туры киләчәк.

"Юридик белемгә ия, элегрәк Казан мэриясенең торак сәясәте идарәсендә эшләде. Калганы юридик эшләр белән бәйле иде", - дигән Метшин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре