Газетага язылу

Казанда муниципаль парковкалар санын арттырырга җыеналар

Казан Башкарма комитеты җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда түләүле муниципаль парковкалар реестрына үзгәрешләр әзерләде.

Карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Реестрны А.Хәйруллин, Ар.Камалеев, Ф.Әмирхан, Серов, Г. Баруди, Фрунзе урамнары, «Светлая долина» паркы янындагы тыкрыкта, Себер тыкрыгында, Архитектор Гайнетдинов, А. Курынов, И. Зарипов һәм Декабристлар урамнарында яңа парковка зоналары белән тулыландыру планлаштырыла.. Машина урыннарының гомуми саны 17 460 тан 18 651 гә кадәр арттырылачак.

Яңа парковкалар шулай ук 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ш.С. Каратай исемендәге Республика тернәкләндерү үзәге, 115нче балалар бакчасы һәм 184нче гимназия янында да барлыкка килергә мөмкин.

Документка түләүле парковка зонасында эшләр башкарганда парковка урыннарыннан файдаланган өчен мәҗбүри акчалата компенсация турында 2.3.8 пунктын өстәргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, 2.3, 2.5.4 һәм 2.5.5 пунктларында прицепларга һәм ярымприцепларга карата формулировкаларны төгәлләштерү планлаштырыла, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре