2026 елдан 2028 елга кадәр капиталь ремонт программасы кысаларында тагын 765 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максаттан 8,24 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Киләсе елда 163 йортта лифтлар алыштырылачак, җылыту системалары, түбәләр һәм фасадлар ремонтланачак, шулай ук йортларның бер өлеше җылытылачак. 2027 елгы программага кергән йортлар өчен инде проект документлары әзерләнә һәм төп подрядчылар сайлана.
Быел капиталь ремонтка рекордлы сумма – 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Моның нәтиҗәсендә бер ел эчендә 141 йортта 457 лифт алыштырылды. Гыйниятуллин сүзләренчә, барлык лифтлар да Россиядә ясалган. Алар вандалларга каршы чыдамлы, энергияне сакчыл куллана, Брайль шрифты белән җиһазландырылган. Шулай ук хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен ишек уемнары киң итеп ясалган.
Моннан тыш, беренче тапкыр төтен юлларын һәм җилләтү системаларын масштаблы рәвештә торгызу эшләре башкарылды: 35 йортта системалар герметик хәлгә китерелде, ике йортта кайнар су белән тәэмин итүнең яңа системалары урнаштырылды. Бу 67 меңнән артык Казан кешесенең яшәү шартларын яхшыртты. Шулай ук газы өзелгән 37 йорт программага кертелде. Ел ахырына кадәр 16 йортка газ кире кайтарылачак, калганнарында эшләр киләсе елда дәвам итәчәк, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез