Газетага язылу

Казанда патриотик җырлар конкурсының гала-концерты узачак

30 август көнне башкалада патриотик җырлар республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Ул икенче тапкыр оештырыла. Быел катнашырга теләүчеләрдән 300 гариза килгән.

Казанда патриотик җырлар конкурсының гала-концерты узачак
Автор фотосы

Узган елгы белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк.  Яшь категориясе – 6 дан 80 яшькәчә. Жюри 70 катнашучыны сайлап алган. Патриотик җырлар конкурсының барышы хакында журналистларга сөйләделәр. «Конкурста автор җырларын да, үзләре иҗат иткәннәрне дә башкарырга мөмкин. Махсус хәрби операциядәгеләр дә катнаша. Җиңүчеләр «Иң яхшы җыр», «Иң яхшы музыка», «Иң яхшы текст», «Иң яхшы башкаручы» номинацияләрендә билгеләнә. Гран-при иясенә 300 мең сум акча тапшырыла һәм клип төшерелә. Узган ел махсус хәрби операциядә катнашучы егет  Павел Козенко җиңде», – дип сөйләде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова журналистларга.

«Патриотик җырларны иҗат итү, башкару яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный», – дип белдерә Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте укытучысы, конкурсның жюри әгъзасы Юлия Дычик. «Патриотик җырларны заманча стильдә иҗат итү, рок, рэп стильләренә дә кертү кирәк. Быел конкурска шундый җырлар да килде. Яшьләр аларга күбрәк игътибар итәчәк», – ди ул.  Патриотик җырлар дигәндә хәрби темага язылганнары гына күз алдында тотылмый. Монда туган ил, туган җир, әнигә мәхәббәт белән сугарылганнары да керә.

«Конкурста балаларның да катнашуы һәм патриотик җырларны аңлап җырлаулары сөендерә. Шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләрнең үз хисләре, үз кичерешләре хакында җырлар иҗат итүе игътибарга лаек», – дип белдерде жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Вадимович Муллин.

«Җыр ул үз сүзләрең белән әйтә алмаган кичереш-хисләрне тапшыру мөмкинлеген тудыра. Кайнар нокталарда җыр һәрвакыт юлдаш», – ди махсус хәрби операциядә катнашучы Кирилл Дмитриев. Ул үзе дә конкурста чыгыш ясый һәм мондый чараларның бүген бик кирәклеген әйтә.

 Патриотик җырлар республика конкурсының гала-концерты 30 августта Казанның «Гаилә үзәге» янында узачак. Җиңүчеләр дә шунда игълан ителә. Хәрби операциядә катнашучыларның чыгышлары видеоязма ярдәмендә экранга чыгарыла.

                                                 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре