Башкала халкын һәм кунакларын концертлар, фестивальләр, спорт ярышлары, ярминкәләр һәм бәйрәм салюты көтә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.
– Без туган республикабызга, искиткеч шәһәребезгә, башкалабыз, гүзәл Казаныбызга мәхәббәтебезне белдерергә телибез. Бәйрәм чаралары башкалада гына түгел, республиканың төрле район-шәһәрләрендә башланды инде, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов. Матур гадәт буенча, бәйрәм чараларын Казан мэриясе балконнарында уза торган «Казан тавышы» музыкаль тамашасы ачып җибәрә. Биредә Казанның дүрт театры артистлары катнаша. Кичәне Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры ача. 29 августта исә Игенчеләр сарае янында «Ике Кремль» мотофестивале узачак. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Илнең төрле почмакларыннан килгән меңнән артык байкер Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казан Кремленнән Игенчеләр сараена юл тотачак. Шул ук көнне Кабан күле буеның өченче өлеше ачыла. Ә «Елмай» паркында китап сөючеләр өчен ике көн дәвамында «Тау Фест» музыкаль-әдәби гаилә фестивале уза. Быел 150 еллыгы билгеләп үтелгән Һади Атласины да искә алачаклар.
«Урам» паркы 30 августта экстремаль спорт һәм яшьләр музыкасын яратучыларны үзенә җәлеп итәчәк. Урам культураларының сигезенче музыка фестивалендә Татарстан яшьләр төркемнәре чыгышлары, экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, бию бәйгесе, заманча иҗат һәм урам мәдәниятен күрергә мөмкин булачак. Казан ипподромында ат спорты бәйрәме уза. Биредә барлыгы 14 чабыш, шул исәптән Татарстан Рәисе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты, Татарстанның Беренче Президенты Кубокларына ярышлар узачак. Приз фондының гомуми суммасы – 21 миллион сум.
29 һәм 30 августта Иске Татар бистәсендә гадәттәгечә «Печән базары» гөрләячәк. Фестиваль-ярминкәдә 94 сәүдә ноктасы эшләячәк, 100 дән артык татар дизайнеры, рәссамы һәм һөнәрчесе үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук «Мәхәллә» халык кәсепчеләре ярминкәсе дә оештырыла, анда чигү, уеп ясау һәм чүлмәкчелек эшләрен тәкъдим итәчәкләр. Шәһәр көненең күркәм чарасына әйләнгән «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысасында үткәрелә торган урам йөреше урыны үзгәртелгән. Башка елларда гармунчылар Тинчурин театры каршындагы мәйданнан Кремльгә таба юл тотса, быел алар Кабан күле яры буйлап Камал театры янындагы амфитеатрга бара һәм биредә гала-концерт булачак. Мәдәният министры Ирада Әюпова моны Кабан күле яр буендагы матурлыкны күрсәтү теләге белән үзгәртүләрен әйтте.
Бәйрәм чараларына «Казан» гаилә үзәге янындагы концерт нокта куя. Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң казанлыларга шәһәрнең барлык районнарына барып җитәргә 21 маршрут буенча 44 автобус биреләчәк. Республика көнендә Казанның җәмәгать транспорты эш вакыты 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча полиция башлыгы урынбасары Марат Фәтхуллин, Татарстан башкаласында бәйрәм чараларына 400 меңнән артык кеше килер, дип фаразлый.
– Бәйрәм чаралары узачак мәйданчыклар койма белән әйләндереп алыначак, килүчеләр агымын көйләү өчен, барьер-киртәләр һәм КПП-чатырлар урнаштырабыз. Чаралар башланыр алдыннан территорияләрне этләр белән кинологлар һәм саперлар тикшерә, – диде Марат Фәтхуллин. Шулай ук чаралар уздырыла торган урыннарда ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һәм янгын сүндерү расчетлары кизү торачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез