Газетага язылу

Казанда «Россия-АСЕАН» саммитына иминлек чаралары көчәйтелә

Татарстан башкаласында Россия-АСЕАН саммитын үткәрү өчен кирәкле барлык документлар расланган, бөтен әзерлек чаралары күрелгән. Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов «Эшлекле дүшәмбе»дә шул хакта сөйләп үткән.

«Бүгенге тышкы сәяси чынбарлык, ихтимал хәтәр шартларында хокук саклау органнары алдында чит илләр делегацияләренең һәм кунакларның иминлеген югары дәрәҗәдә тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен бозуга юл куймау бурычы тора», – дигән ул.

Саммитның төп мәйданчыклары  – Камал театры һәм «Казан Экспо»  Халыкара күргәзмә үзәге. Аларда 17 һәм 18 июньдә эшлекле чаралар уздырылачак. Мәдәни һәм өстәмә эшлекле чаралар уникаль осталык үзәгендә һәм Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында узачак.

Казанга барлыгы 14 делегация, шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре һәм Беларусь Президенты киләчәк. Кунакларны халыкара аэропортта һәм тимер юл вокзалында каршы алачаклар. Алар өчен 30 кунакханә әзерләнгән. Унысы – рәсми делегацияләр һәм  югары дәрәҗәдәге затлар өчен. Бу объектларда тәүлек әйләнәсе сак һәм тикшереп кертү оештырылачак. Калган кунакханәләрдә 15 июньнән тәүлек әйләнәсе полиция постлары эшләячәк.

Кортежларны урнаштыру өчен «Ак Барс Арена» стадионы янында стоянкадан урын бирелгән. Делегацияләрнең маршрутларында һәм алар килергә тиешле объектларда тәүлек әйләнәсе тәртип булдырылачак. Казанга Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән полиция хезмәткәрләрен китерә башлаганнар инде.

Моннан тыш 20 июньдә Казанда өч мәйданчыкта сабан туе узачак. Бу көннәрдә иминлеккә каршы таләпләр аеруча  катгыйлана: террорчылыкка каршы юнәлеш аерым игътибар үзәгенә алыначак. Саммит һәм бәйрәмне үткәрү урыннарында транспортны кертмәс өчен киртә-коймалар булдырылачак, хәрәкәт чикләнеләчәк.

Шулай ук пилотсыз һава судноларыннан законсыз файдалануга карата җаваплылык көчәйтеләчәк.

Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, авиарейслар һәм поездлар расписаниеләре үзгәрми, ләкин аэропортка экспресс-рейслар саны арттырылган.
«Бу көннәрдә очып китәргә җыенучыларга безнең киңәш: маршрутны алдан ук планлаштырыгыз һәм, мөмкин булса, нәкъ менә экспрессны сайлагыз», – диде мэр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре