БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан махсус хәрби операциягә 13 егет киткән. Күбесе өлешчә мобилизация башланган көннән үк шунда. Кызганыч, арасында туган якларына кире әйләнеп кайта алмаганнары да бар. Ә исәннәр белән элемтә өзелми. Без улларын көтүче аналарның һәм ватанпәрвәрлек хисе ят булмаган авылның хәлен белештек.
Быел Татарстанда 120 чакрымнан артык федераль юл төзекләндерелә. Ел ахырына кадәр зур юлларның кайсылары яңартыла? Киләсе елда федераль юлларда нинди эшләр көтелә? Бу хакта «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов белән сөйләштек.
Бүген Татарстан башкаласының Мостай Кәрим исемендәге скверында Башкортстан Республикасының халык шагыйре һәм язучысы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Митинг-концерт Мостай Кәримнең тууына 107 ел булуга багышланган иде.
Быел Казанда 10,3 млрд сумлык 8 социаль объект төзелгән. 44 социаль учреждениене капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү 2,1 млрд сумга төшкән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин сөйләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа «Соллерс» автомобильләре җитештерелә башлавы турында МАКС каналында хәбәр итте.
Казанда Дәрвишләр бистәсендә балалар өчен яңа стоматология поликлиникасы ачылды
6 октябрь көнне Байлар Сабасы мәдәният йорты сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гаҗәеп тирән һәм олы соклану уяткан затлы тамаша — Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән «Сәхия» драмасын тәкъдим итте.
102 яшеңне үз акылыңда, үз аякларыңда каршы алу бик сирәкләргә генә тәти. Бәхетнең иң зурысы шушыдыр! Азнакай районының Урманай авылында туып-үскән Миннеямал Абдуллина озак яшәүнең серен кешеләргә яхшы булуда, дип аңлата. Әңгәмә барышында моның башка серләре дә ачылды...
Кайбыч районының Чүти авылында гомер итүче 89 яшьлек Мансур Хөснетдинов чишмәләрнең югалып баруына түзә алмаган. Ике кизләү ачкан, тагын икесен төзекләндергән. Дүртесен дә тәртипләп тота хәзер. Аның белән су буйларын бергәләп урап кайттык.
2026–2027 елның кышында гомуми мәйданы 23 миллион квадрат метрдан артыграк булган урам юллары челтәре дүрт подряд оешма тарафыннан каралачак.
Фикер өстәү
Фикерегез