«Бәйрәм белән сезне! Барыгызга да рәхмәт», – диде Миңнеханов.

Үз чиратында, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева Сабан туена бүләкләр җыю традициясенең күп еллар буыннан-буынга тапшырылуын һәм бәйрәмнең төп йолаларыннан берсе булуын искәртте.
Бүләк җыю йоласы Татарстан Фәннәр академиясе бинасы каршында узды. Казанлылар һәм кунаклар алдында Тинчурин театры артистлары чыгыш ясады. Ә соңыннан теләге булган һәркем конкурсларда һәм мастер-классларда катнашты, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез