Газетага язылу

Казанда санитария таләпләре үтәлмәгән кибетне япканнар

Казандагы «Урман шәһәрчеге» торак комплексында урнашкан «Продуктовый рай» кибете 90 тәүлеккә ябылган.

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Тикшерүгә сатып алучының шикаяте сәбәп булган. Ведомство тупас хокук бозуларны – антисанитария, вакыты чыккан продукцияне һәм документларсыз чималны куллануны ачыклаган. Моннан тыш, бинада савыт-саба юу һәм товарларны урнаштыру режимы бозылган. «120 килограммнан артык азык-төлек продукциясенең 25 партиясе яраксызга чыгарылган. әзер ризык пробаларында һәм юыну урыннарында эчәклек таягы төркемендәге бактерияләр табылган», - диелә хәбәрдә.

Кибет биналары мөһерләнгән, эшмәкәргә беркетмәләр төзелгән. Суд кибетне 90 тәүлеккә япкан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре