Бу хакта Татар-информ яза.
«Нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан без гадәттәгечә Татарстан нефть-газ химиясе форумын үткәрәбез. Ул бүген илдәге иң зур тармак мәйданчыкларының берсенә әверелде», – диде Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, форум Татарстан өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки нефть-газ химиясе тармагы республика икътисадының төп нигезләреннән берсе һәм технологик үсешнең мөһим юнәлеше булып тора.
«Бүген тармак алдында технологик лидерлыкка ирешү, илдә җитештерелгән технологияләрне һәм җиһазларны үстерү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, өстәлгән бәясе югары булган яңа продукция булдыру һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә бәйле бик зур бурычлар тора. Нәкъ менә шул юнәлешләр бүгенге форумның эшлекле көн тәртибен билгели», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук форумга карата кызыксыну белдергән чит ил делегацияләренә, аерым алганда Беларусь, Бәһрәйн, Азәрбайҗан, Согуд Гарәбстаны һәм башка дәүләтләрнең вәкилләренә рәхмәт әйтте.
«Биредә тәкъдим ителгән технологияләр һәм эшләнмәләрнең предприятиеләрдә кулланылуы, эшлекле элемтәләрнең яңа проектларга әверелүе һәм кабул ителгән карарларның тармакның алга таба үсешенә хезмәт итүе бик мөһим. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш, эчтәлекле фикер алышулар һәм билгеләнгән планнарның уңышлы тормышка ашуын телим», – дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез