Бүген Камал театры бинасында «Мәдәниятләр диалогы: Россия-ислам дөньясы» Халыкара студентлар форумының ачылыш тантанасы үтте. Анда төрле илләрдән килгән җитәкчеләр, Диния нәзарәте һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Шулай ук «Бердәмлек тәме: Ислам дөньясы халыкларының тәм-томнары» күргәзмәсе дә оештырыган иде. Биредә дистәләгән илләрнең милли аш-суларын татып карарга мөмкин булды.
Ачылышта катнашучыларны Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин сәламләде.
– «Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ислам илләре хезмәттәшлеген ныгытуга хезмәт итә. Бу юнәлешкә яшьләрне җәлеп итү бигрәк тә әһәмиятле. Бүгенге форумда төрле илләрдән килгән югары уку йортлары җитәкчеләре, көчле белгеч-спикерлар катнаша. Һәркем үзенә эшлекле файда гына түгел, элемтәләр дә булдырсын иде, – диде Марат Гатин.
Форумга 17 илдән: Россия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Кече Азия, Индонезия, Катар, Оман, Сүрия, Пакыстан, Һиндстан, Күвейт, Босния һәм Герцеговина, Сербия, Көньяк Африка Республикасыннан яшь эзләнүчеләр, студентлар җыелды. Алар уртак максатлар турында фикер алыша, мәдәниятләр арасында җанлы диалог булдыра.
– Безнең өчен бу чара зур әһәмияткә ия. Татарстан халыкара эшлекле форумнарда актив катнаша, үзебез дә үткәрәбез, зур делегацияләр кабул итәбез. Алар илебезнең, республикабызның матурлыгын күрәләр. Килгән һәркем Казан Кремле территориясендә мәчет һәм чиркәү янәшә торуга гаҗәпләнә. Без шулай бер-беребезнең динен хөрмәт итеп, дус булып яшибез – безнең өчен бу гадәти кебек. Бүген бирегә яшь иҗади белгечләр җыелды. Монда һәркем киләчәк аларның кулында булуын аңлап китсен иде, – диде Татарстанның Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев.
Ислам мәгариф Советы директоры, Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да форумның нәкъ менә Казанда узуның әһәмиятен ассызыклады.
– Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Бу юкка түгел. Бездә әлеге юнәлештә күп чаралар үткәрелә, бүгенгесе – шуларның берсе. Җитәкчелек тарафыннан да ислам диненә зур игътибар бирелә. Бүген Россиядә 8 меңнән артык мәчет бар, 15 ислам университеты эшли. Татарстанда гына да 11 ислам уку йорты бар, – диде ул.
Ачылыштан соң катнашучылар «Аралашуның нигезе буларак уртак кыйммәтләр» пленар фикер алышуны тыңлады. Биредә Әдһәм Әл-Асими (Дәмәшкъ ислам институты, Сүрия), Әхмәд Әл-Румхи (Оман Солтанлыгы), Айман Мөхәммәд Әл-Захрави (Сүрия) һ.б. спикерлар чыгыш ясады.
– Белем алу, уртаклашу – динне яшәтүче шартларның берсе. Мондый чаралар бездә Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Габдерәшит Ибраһимов кебек шәхесләребез барын искә төшерсен, алар юлыннан атларга этәрсен иде, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Форумның мөһим өлеше – ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиада. Анда Россиянең һәм БДБ илләренең, шулай ук Төркия, Пакыстан, Һиндстан, Кече Азия һәм Индонезиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортларыннан килгән студентлар катнаша. Быел беренче тапкыр ярышка Сербия, Босния һәм Герцеговина һәм Көньяк Африка Республикасы вәкилләре кушылды. Олимпиада дүрт номинациядә: «Гарәп теле», «Дин нигезләре», «Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)» һәм «Ислам хокукы (шәфигый мәзһәб)» үткәрелә.
Моннан тыш, ике көн дәвамында катнашучылар чыгышлары, «Яшьләр тынычлык һәм татулык яклы», «Медиа һәм цифрлы коммуникацияләр» кебек актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумнарга кул куелу көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез