Казанда узган «Үлемсез полк»та 130 меңләп татарстанлы катнашкан. Бу хакта акцияне оештыручылар бар хәбәр итте.
Чарадан фоторепортажны безнең ВКонтакте төркемендә карый аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Мамадышта гомер итүче Әгъләмовларның никахларына 13 ел гына булса да, ныклы гаилә серләрен яхшы белә алар. Алсу белән Айнур моның өчен әби-бабалары, әти-әниләре үрнәге һәм тәрбиясенә рәхмәтле.
Түбән Камада «СИБУРның Яшьләр сменасы» башланды. 15–17 яшьлек 55 яшүсмер өч атна дәвамында балалар бакчаларында, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең һәм Түбән Кама химия-технология институтының кабул итү комиссияләрендә, шулай ук «СИБУРИНТЕХ-НК» уку үзәгендә һәм «СИБУР локацияләре»ндә эшләячәк.
Галим ни өчен сөтне гомер буе эчәргә кирәклеген аңлатты.
Безнең өйдә иң еш ишетелә торган сорау бу. Көн саен, иртән һәм кичен дисәң дә була. Көтү чыккан-кайтканны тәрәзәдән карап калган әни шулай сорый. «Бүген көтүне бер хатын-кыз алып чыгып китте, кемдә икән?» – дип тә кызыксына. Кешеләрен танып калса, бүген көтүдә шулар икән дип тә әйтә. Юкса инде көтүгә мал чыкмаганга ике елдан артык.
Тәрбиям башка! Сабада яшәүче биш бала әтисе Илдус Рәфыйков, өлешчә мобилизация башлануга ук, илне сакларга китмәкче була. Әмма яше узган, инде хәрби исәптән төшерелгән ирне чакырмыйлар. «Ләкин мин барыбер китү юлын таптым», – ди ул.
Зәй районы фермеры Артур Мөхәммәтҗанов «Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыгы» исеменә лаек булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә ул җиңү яулап, йөз мең сумлык грант белән бүләкләнде. «Авыр, әмма безгә артка карарга ярамый», – ди җиңүче.
Куркынычсызлык чаралары, юлда йөрү кагыйдәләре хакында гел сөйләп торсак та, кызганыч, соңгы арада мотоциклда һәм питбайкларда җилдерүчеләр катнашындагы аварияләр турында еш ишетергә туры килә. Иң аянычы да шул: зыян күрүчеләр генә түгел, үлүчеләр дә бар.
Республика табиблары моңа кадәр кулланылмаган ысуллар белән авыруларны коткара, авыр хәлдә калганнарга гадәти булмаган операцияләр ясый, сирәк авыруларга да дәва таба. Соңгы айларда Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз. Үзебезнекеләр өчен бергә сөеник!
Арча районындагы Илдус авылының клубы да, мәктәп-бакчасы да, кибете дә юк. Әмма тик ятмыйлар. Әнә өч чая хатын ансамбль оештырып, күрше авылларда концерт куеп йөри. Авылдашларына да җыр-моңга сусарга ирек бирмиләр. Илдус әртистләре белән без дә очрашып сөйләштек.
Казан 2030 елга 7 миллион туристны кабул итәргә җыена. 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан башкаласына 3 миллионга якын кунак килгән, бу 2025 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 6 процентка күбрәк.
Фикер өстәү
Фикерегез