Газетага язылу

«КазанФорум-2026»да күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференция эшли башлады

“Казан Экспо”да XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы кысасындагы International Property Market (IPM) күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференция эшли башлады.

Быел ул төзелеш индустриясендә ясалма фәһемнән файдалану мәсьәләләренә багышланган. Күргәзмә өч көн эшләячәк. Аның кысасында 18 сессия узачак. Аларда 18 чит илдән һәм Россия төбәкләреннән 150дән артык спикер, шул исәптән, хакимият вәкилләре, инвесторлар, архитекторлар чыгыш ясаячак.

13 май көнне биредә үк “Мин – киләчәк төзүчесе!” интерактив мәйданы эшләячәк. Проект мәктәп укучыларына һәм студентларга төзелеш һәм урбанистика өлкәләрендә өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән. Чараның пленар утырышы 14 майда узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре