Анда катнашу өчен 27 илдән делегация килгән. Бу хакта Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин әйтте. “Чарага 27 илдән делегация килде, шул исәптән, 70 ләп кеше – ул Сәүдә-сәнәгать палатасы линиясе буенча килүчеләр. Аерым делегацияләргә килгәндә, Оманнан гына да 50гә якын кунак каршы алдык. Шулай ук Кыргызстаннан зур делегация килде”, – дип сөйләде ул.
Сергей Катырин әйтүенчә, чарада Россиянең 35 төбәгеннән 200гә якын вәкил катнаша. Форум цифрлаштыруга һәм сәүдә-сәнәгать палаталары эшенә ясалма фәһемне кертүгә багышланачак. Катнашучылар гамәлдәге тәҗрибәләр турында фикер алышачак.
Моннан тыш, программада туризмга, предприятиеләр брендларын үстерүгә, креатив индустрияләргә, шулай ук халыкара коммерция һәм арбитраж судлары мәсьәләләренә багышланган тематик сессияләр каралган.
“Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы 12-17 майда “Казан Экспо”да уза.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез