Кыш бабайның күчмә резиденциясе паровоз һәм төп составтан тора. Поезд эчендә кабул итү бүлмәсен, әкияти авылны, уеннар өчен Кар иле патшабикәсенең вагонын, тамашалар өчен сәхнәле курчак театрын, шулай ук сувенир кибетен, ресторан һәм чәй эчү урынын күрергә була.
10:00–18:00 вакыт аралыгында Казан халкы артистлар һәм аниматорлар белән бергә күңел ачу программасында катнашачак.
Шәһәр халкы чарага, шулай ук Кар иле патшабикәсе вагонына, сувенир кибетенә, ресторанга һәм буфетка бушлай керә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез