Газетага язылу

Казанның 7 нче хастаханәсендә беренче тапкыр тез буыннарын робот ярдәмендә алыштырганнар

Татарстанда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә беренче тапкыр робот ярдәмендә тез буыннарына операция ясаганнар.

Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сеченов университеты профессоры Андрей Грицюк технологияне өйрәтү өчен 7 нче номерлы дәүләт клиник хастаханәсенә килгән. Ул роботта күрсәтмә операция үткәргән. Бер көннән соң шундый ук операцияне хастаханәнең өченче травматология бүлеге табиблары Алексей Лобанов җитәкчелегендә ясаган. Алар робот-ассистент ярдәмендә тез буыннарын эндопротезлауны башкарып чыкканнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре