Газетага язылу

Казанның дары заводындагы янгыннан соң ике кеше хастаханәгә озатылды

Казандагы дары заводында янгыннан соң хастаханәгә ике кеше салынган, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган ике кеше Республика клиник хастаханәсенә һәм Казандагы 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә салынды», – дип сөйләделәр ведомствода.

Урында 2 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 1 гадәттән тыш хәлләр медицинасы бригадасы эшли.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казандагы дары заводында янгын чыкты. ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасы эшләве аркасында булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре