Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чараның ачылыш тантанасында билгеләп үткәнчә, форум гадәттәгечә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә. Ул сәнәгать, фән һәм хакимият органнарын берләштергән иң зур тармак мәйданчыкларының берсенә әверелде.
– Татарстан өчен нефть, газ, химия комплексы аерым әһәмияткә ия. Ул республика икътисадының нигезен тәшкил итә торган тармакларының берсе һәм технологик үсешнең мөһим юнәлеше булып тора. Бүген тармак алдында технологик лидерлыкны тәэмин итү, илдәге технологияләрне һәм җайланмаларны үстерү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, югары өстәлгән бәяле яңа продуктлар булдыру һәм квалификацияле кадрлар әзерләү буенча зур бурычлар тора, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Форум эшендә Бәһрәйн Мәмләкәте, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Ливия, Лаос һәм башка илләрдән кунаклар катнаша. Татарстан Рәисе аларга нефть, газ, химия өлкәсендә республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Беларусь Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич Татарстан нефть-газ химиясе форумын тәҗрибә уртаклашу, казанышларны һәм алдынгы эшләнмәләрне күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйдан дип атады. Бәһрәйн Мәмләкәтенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина да ике арадагы хезмәттәшлекне югары бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов форум кысасында уза торган «Казан: НЕФТЬ, ГАЗ, ХИМИЯ» күргәзмәсен дә карады. Бу – ил күләмендә иң зур нефть-газ химиясе күргәзмәләренең берсе. Быел аның эшендә Россиянең 24 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 180 компания катнаша.
Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» үткәргән эшлекле иртәнге ашта билгеләп үткәнчә, «Газпромбанк» – Татарстанның ышанычлы партнеры һәм республиканың банк секторында иң зур катнашучыларның берсе булып тора. Безне 15 елдан артык дәвам иткән хезмәттәшлек бәйли. Татарстан Рәисе банкның социаль һәм хәйрия программаларында, спорт һәм мәдәни чараларда катнашуын билгеләп үтте. Ун ел эчендә республика предприятиеләренең «Газпром» мәнфәгатьләре өчен җитештергән продукциясе һәм хезмәтләре күләме 130 миллиард сумнан артып киткән, ә компанияләр саны 270 кә җиткән. Бу хакта Татарстан Рәисе «Газпром» оештырган Тәэминатчы көне уңаеннан узган чарада белдерде. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан – элеккечә илдә газ куллану күләме буенча әйдәп баручылар рәтендә. Газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруның яңа программасы кысасында «Газпром» белән берлектә киләсе 5 елда республиканың 15 районында 4,7 миллиард сумлык 35 газ инфраструктурасы объекты төзелер, дип көтелә.
Форум барышында Татарстан Рәисе Ростехнадзорның пленар утырышында катнашты. Анда заманча шартларда нефть-газ комплексы объектларының тотрыклы эшләвен тәэмин итү һәм сәнәгать иминлеге дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада 8 мең куркыныч җитештерү объекты файдаланыла, 40 меңгә якын энергетика объекты, 600 гә якын гидротехник корылма эшли. «Бу саннар безнең җаваплылыкның зурлыгын һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүдә эшебезнең әһәмиятен ачык күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий исә Татарстан Рәисенә республикада сәнәгать иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ике яклы очрашулар да үткәрде. Татарстан Рәисе Виктор Каранкевич белән очрашу барышында белдергәнчә, Россия–Беларусь мөнәсәбәтләре кысасында безнең республика Беларусь белән хезмәттәшлек итүгә зур әһәмият бирә. Узган ел йомгаклары буенча, ике арада товар әйләнешенең кимүе күзәтелә. Очрашуда киләчәктә хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр.
«Татарстан белән Бәһрәйн арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Безнең карашлар бик якын. Россия өчен сезнең ярдәмегез бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры белән очрашуда. Ливиянең Президент Советы Рәисенең сәяси киңәшчесе, «Мид Ойл» нефть сервисы компаниясе директорлар советы әгъзасы Имәд әл-Фәләх белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов товар әйләнешен арттыру буенча эшне көчәйтергә өндәде. Республика икътисадының төп тармакларын билгеләп чыкты, хезмәттәшлек итәргә мөмкин булган юнәлешләр арасында хәләл индустрияне, мәдәниятне һәм туризмны атады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез