Плеханов исемендәге РЭУ доценты Ирина Рогалева «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта искәртеп үткән.
Аның әйтүенчә, 12 июнь – Россия көне җомгага туры килә. Шуңа күрә безне кыска эш атнасы көтә. Ул дүрт көн – 8еннән 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Ә инде 12-14 июньдә ял итәчәкбез.
Моңа кадәр Социаль фондта кисәтеп әйтелгәнчә, июньдә өч көнлек ял көтелү сәбәпле, пенсиясе һәм социаль түләүләре 12-14 июньдә банк счетына күчерелергә тиеш булганнарның акчасы алданрак – 11июньдә үк киләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез