Газетага язылу

Киләсе елдан укытучыларга ике төрле ярдәм чарасы гамәлгә керәчәк

2026 елның гыйнварыннан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә.

Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Бу – торак арендасы өчен компенсация. Барлык дәрәҗәдәге 350 укытучыга ай саен 20 мең сум түләнәчәк. Балалар бакчасы укытучылары, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү укытучылары арасында билгеле квота каралган», – диде ул.

Шулай ук 300 яшь укытучы 1 миллион сумлык торак сертификаты алачак. Мөҗипов сүзләренчә, сертификат торакның беренчел кертеме өчен яки ипотека түләүләрен каплау өчен бирелә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре