Ике миллион язылучысы булган танылган блогер, 2015 елда Омск шәһәрендә казарма ишелү сәбәпле ике аягыннан да мәхрүм калган Рөстәм Нәбиев, кулларына таянып, планетаның иң биек ноктасына менү өчен Непалга очкан, дип яза “KazanFirst”.
Блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләсе белән аерылышу мизгелләрен күрсәткән: ул ике айга китә. Үзе әйтүенчә, әле беркайчан да гаиләсеннән шуның кадәр озакка аерылганы булмаган.
– Мин әйләнеп кайтачакмын. Вәгъдә әгәр. Ә сез, дусларым, минем өчен догада булыгыз! Уңышлар, сәламәтлек һәм әйбәт һава торышы теләгез. Акыл сатарга кирәкми. Мин бала түгел. Эверестка хатынымның ризалыгы белән китәм. Юк, дисә, китмәгән булыр идем. Уңыш кына теләгез. Әйдәгез, төшенкелекне онытып, күтәренкерәк кәефтә булыйк. Юкса мине аздан гына җирләмичә калдылар, балаларымны – ятимгә, Индираны – тол хатынга әйләндерә яздылар, – дип язган Нәбиев.
Блогер берничә ай алдан тауга менәргә әзерләнә башлаган. Медицина тикшерүе узган, дәваланган, спорт белән ныграк шөгыльләнгән. Шулай ук Эверест буенча видеолар караган. Әйтергә кирәк, Рөстәм Нәбиевнең тауга тәүге тапкыр гына күтәрелүе түгел инде. 2020 елда Эльбрусны буйсындырган. Аның өчен шактый авыр сынауга әйләнгән бу: тау чире кичергән, таш “яңгыры” астында кала язган, 13 чакрым юлны кулларына таянып узган. 2021 елда Гималайның Манаслу тавына менгән. Эльбрустан 2,5 мең метрга биегрәк: 8156 метр. 2022 елда Грузиядә 5 мең метрдан биегрәк Казбекка күтәрелгән. Шуннан үзе өчен иң кыен тау – Килиманджароны буйсындырган. Анда менеп төшкәннән соң хастаханәгә эләккән. Әмма бирешмәгән: савыккач, Аргентинадагы Аконкагуа (биеклеге – 6960 метр) тавына менгән. Шуннан соң Арарат тавы чираттагы “җиңү”енә әйләнгән. Моннан тыш Бурятиядә 2124 метр биеклектәге Мәхәббәт тавында булган. Блогер бөтен юлны кулларына таянып узган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез