Газетага язылу

Композитор Ризван Хәкимовка мактаулы исем бирелде

Уфада яшәп иҗат итүче композитор, автор-башкаручы Ризван Хәкимовның күңелле яңалыгы бар. Аңа “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Юбилей кичәсендә мактаулы исем белән аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов котлады.

Ризван Хәкимов - Татарстанның атказанган артисты, «И, Ходай исәнлек бир», «Агымсу», «Исмәле, җил», «Елама, ярсыма», «Әйтмә син авыр сүз» кебек популяр җырларның көй авторы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре