Бу хакта “Российская газета” яза.
Кардиолог билгеләп үткәнчә, аңа кан басымы күрсәткече 200/100 тирәсе белән даими яшәүчеләр дә килгәли. “Кайберләре, кан басымын очраклы гына үлчәгәнче, нинди булуын белми дә. Мондый очракларда, әлбәттә, дәваланырга кирәк анысы, – дип басым ясап әйткән Константин Крулев. – Ләкин кан басымын табибка күренү көнендә түгел, бәлки салмак кына, ашыкмыйча гына төшерү шарт”. Шулай ук, дарулар эчкән очракта да кан басымы барыбер күтәрелә икән, аны ашыгып-пошыгып төшерергә маташудан мәгънә юк, дип өстәгән кардиолог.
Белгеч әйтүенчә, күрсәткечләрнең күтәрелү сәбәбен ачыклау таләп ителә. Әйтик, берәр тапкыр дару эчәргә онытып җибәрү, артык тозлы ашау да булырга мөмкин бу. Ә инде кан басымы күтәрелү, мәсәлән, тын кысылуга яки күкрәк читлегендә авыртуга китерсә, бу очракта кан басымын кичекмәстән төшерү үзен-үзе аклаячак, дип билгеләп үткән табиб.
Ул шулай ук, кайберәүләр шикелле. кан басымын көненә дистәләрчә тапкыр үлчәп, күрсәткеч нормадан аз гына арткан очракта да даруга үрелмәскә кирәклеген басым ясап әйткән. “Дәвалануның мондый ысулы, тормышны идеаль күрсәткеч өчен өзлексез көрәшкә әйләндереп, кешене нык йончыта. Гадәттә мин кан басымын көненә 1-2 тапкыр үлчәргә киңәш итәм”, – дип йомгак ясаган сүзенә Константин Крулев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез