Газетага язылу

Котлыйбыз! «ВТ» редакциясе укучылары арасында бүләк уйнатты

«ВТ» редакциясе укучыларын һәрдаим сөендереп тора. Мәгълүм булганча, редакция, башка еллардагы кебек үк, 2024 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә итте. Вәгъдә – иман. 25 гыйнварда бүләк ияләрен ачыкладык.

Бүләкләребез бу юлы да саллы иде: үтүк, мультипекарь, иттарткыч, кыска дулкынлы мич һәм тузан суырткыч. Барлыгы 957 квитанция кабул иттек. Бәхет елмайган кешеләр – кемнәр алар?

Үтүк – Кәлимуллина Сания, Балтач, Арбор авылы

Мультипекарь – Гарипов Ринат, Саба

Иттарткыч – Галиуллина Рәмзия, Питрәч, Ленино-Кокушкино авылы

Микродулкынлы мич – Искәндәрова Гүзәлия, Мамадыш, Түбән Яке авылы

Тузан суырткыч – Нигъмәтҗанова Руфия, Теләче, Шәдке авылы

Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз! Тулырак мәгълүмат алу өчен, редакция белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз. Бүләк ота алмаганнар боекмасын. «Ватаным»лы булу – үзе бер бүләк бит ул! Әле мондый күчтәнәчләребез күп булыр. Бездән аерылмагыз!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре