Газетага язылу

Кукмарада юл-транспорт һәлакәтенә очраган мотоциклчы хастаханәдә вафат булган

3 июль көнне, иртәнге җиделәр тирәсендә Кукмараның Ворошилов урамының 21 нче йорты янында 18 яшьлек мотоөиклчы, идарәне югалтып, юл читенә чыгып оча, дип яза "Хезмәт даны".
Егетне Кукмара районы үзәк хастаханәсенә китергән булалар. Бүген ул вафат булган.
Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре