Документ нигезендә, ташламага хокукны өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр саклап калачак, шул исәптән тәрбиягә алынганнарны да. Өлкән баланың яшен ул 18 яшькә җиткәнче исәпкә алачаклар, ә әгәр ул белем бирү оешмасында көндезге сәгатьләрдә укыса – 23 яшькә кадәр. Шундый ук яшь чикләүләре балачактан инвалид булган өлкән бала өчен дә каралган.
Ташламаларны рәсмиләштерү өчен 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә көндезге белем алу турында белешмә бирергә кирәк булачак. Документны һөнәри белем бирү оешмасы, югары уку йорты яисә белем бирүне гамәлгә ашыручы оешма гариза бирергә кимендә 60 календарь көн кала бирергә тиеш. Бу таләп балачактан алып 23 яшькә кадәрге инвалид балаларга кагылмый.
Моннан тыш, ата-аналар аерым яшәгәндә баланың яшәү урынын билгеләү турында закон көченә кергән суд карарының күчермәсен яисә бу мәсьәлә буенча ата-аналар арасындагы килешүне тапшырырга кирәк булачак.
Төзәтмәләр шулай ук балачактан 23 яшькә кадәр инвалид балалары булган гаиләләр өчен документлар бирү тәртибен төгәлләштерә.
Үзгәрешләр Татарстанда гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар турындагы 2006 елдан гамәлдә булган нигезләмәгә кагыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез