Газетага язылу

Күпбалалы гаиләләргә ипотеканы өлешчә каплау өчен акчаны кәгазьсез дә бирәләр

Быел 100 меңнән артык күпбалалы гаилә ипотеканы өлешчә каплау өчен дәүләт ярдәменә гаризаны «Госуслуги» аша җибәргән. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Ел башыннан бирле сервистан якынча 670 мең тапкыр файдаланганнар. Ипотеканы каплау хисабына 450 мең сум күләмендәге түләү өченче һәм аннан соңгы баласы 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки аны уллыкка алган гаиләләргә тиеш. Дәүләт ярдәме гамәлдәге ипотеканы каплау өчен генә бирелә: башта төп бурычны киметәләр, ул 450 мең сумнан азрак булса, калган акча процентлар хисабына китә. Моның өчен портал аша гариза җибәрү дә җитә. Банк, Салым федераль хезмәте һәм Росреестрдан мәгълүматны үзләре алачаклар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре