Газетага язылу

Күренекле татар язучысы Кави Нәҗмигә Уразавылында һәйкәл ачылды

Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан АССРның Язучылар берлегенең беренче рәисе Кави Нәҗминең тууына быел – 125 ел.

Күренекле татар язучысы Кави Нәҗмигә Уразавылында  һәйкәл ачылды

Әдипне туган ягы Түбән Новгород өлкәсендә хөрмәтләп искә алдылар. Өлкәдә 2026 ел Кави Нәҗми елы дип игълан ителгән иде. 10 октябрьдә Кызыл Октябрь районының Уразавылындагы үзәк скверда язучыга һәйкәл-бюст ачтылар. Тантаналы чарада Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, татар зыялылары, язучының туганнары катнашты.

Бюст Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына эшләнде. Һәйкәл кую проекты буенча эшне Р. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов һәм Түбән Новгород татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте башлап җибәрде. Һәйкәлнең сынчысы – Тимофей Тюрин. Проект архитекторы – Герман Бакулин.

К. Нәҗми һәйкәле җырчылар Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янында урнашкан. Хәзер үзәк сквер бер төбәктән чыккан татар халкының күренекле шәхесләрен бергә туплаган аллеяга әверелде. Моны Татарстаннан читтә аналогы булмаган күренеш дип бәяләргә кирәк.

  К. Нәҗми – Бөек Ватан сугышы елларында үзенең мәкаләләре, очерклары аша халыкны бердәмлеккә өндәгән язучы. Шуңа да аны «халыклар дуслыгы җырчысы» дип йөртәләр. «Язгы җилләр» романы өчен ул Сталин премиясенә лаек була. Якташлары әдип белән горурлана, ул бүген дә күңелләрдә Россия халыклары арасында мәдәни диалогны саклаучы каләм ияләренең берсе буларак саклана. Әдип шулай ук заманча татар прозасы һәм шигъриятенә нигез салучыларның берсе буларак та тарихка кереп калды.

                                         

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре