«Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Сезне ихлас күңелдән искиткеч бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлегенә багышланган бу көн чын гаилә кыйммәтләре – тугрылык һәм кайгырту, үзара аңлашу һәм тормыш бәрәкәте үрнәген чагылдыра. Безнең күпмилләтле Татарстанда барлык чорларда да гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрне ышанычлы саклаучы булып тора.
Күп еллар дәвамында мәхәббәтләрен саклаган һәм бер-берсенә тугры булган парларга аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәбез. Сезнең тормыш юлы тирән ихтирам уята һәм яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып тора.
Ватаныбызны саклаучы каһарманнар тәрбияләгән һәр гаиләгә чиксез рәхмәт. Сез илгә уллар гына бүләк итмәдегез, тормышларында намус, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт төп юнәлеш булган гражданнар тәрбияләдегез.
Балаларын зур җаваплылык белән тәрбияләүче, алар күңеленә Ватанга мәхәббәт һәм өлкәннәргә хөрмәт хисен салучы күп балалы гаиләләрне чын күңелдән хөрмәтлибез. Чын гаиләнең ихлас мәхәббәткә нигезләнүен исбатлап яшәүче, балаларына да, тәрбиягә алган балаларына да җылылык һәм кайгырту бүләк иткән ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Ныклы, имин гаиләләр – республикабызның һәм бөтен Россиянең тотрыклы булуы һәм чәчәк атуының нигезе ул.
Бу матур көндә Татарстанның барлык гаиләләренә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Өйләрегездә һәрвакыт бәрәкәт, үзара аңлашу һәм шатлык хөкем сөрсен. Һәр көн якыннарыгызның күңел җылысы һәм елмаю нурыннан яктырсын!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!»
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Л.Р. Фазлыева
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез