Фаҗига узган шимбәдә Казанның Карбышев урамындагы йортларның берсендә булган. KazanFirstка үз чыганакларыннан билгеле булганча, тәрәзәдән сикергән 14 яшьлек кызны тапканнар.
Дүртенче каттан егылган кыз могҗиза белән исән калган. Яшүсмерне ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, ул реанимациядә ята. Якын арада аңа катлаулы операция ясарга туры киләчәк.
Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, кызның элеккеге егете белән язышкан хатлары табылган. Анда укучы кыз егетенә аның мәетен күрергә теләсә, алар кичә булган йортка килергә кушкан. Шулай ук кыз һәркемгә сәлам әйтеп, гафу итүләрен үтенгән. Билгеле булганча, кыз элегрәк тә яшисе килмәве турында фикерләрен әйткән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез