Россия Мәгърифәт министрлыгы белгече Максим Костенко “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, вакыт нормалары, балаларның психофизиологик үзенчәлекләреннән чыгып, Роспотребнадзор белән үзара килештереп эшләнгән. Өй эшенә вакыт нормасы 2-3 сыйныф укучылары өчен – көненә күп дигәндә 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфлар өчен – ике сәгатькә кадәр, 6-8 сыйныфлар өчен – 2,5 сәгатькә кадәр, 9-11 сыйныфлар өчен – 3,5 сәгатькә кадәр. Шул ук вакытта максималь 3,5 сәгать, һәркемнең көндәлек өй эше шушы вакытны алып торырга тиеш, дигән сүз түгел. Ул – норманың чиге генә. Костенко шулай ук беренче сыйныфта өй эше бирелмәвен искәртеп үткән. 2021 елдан бирле шушы кагыйдә гамәлдә булып килә. Сәбәбе беренче уку елының бик катлаулы җайлашу чоры булып торуына, шуңа күрә балаларны өстәмә нагрузкадан коткару зарурилыгына бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез