Газетага язылу

Мәктәп китапханәчеләре халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Мәскәүдә үткән мәктәп китапханәчеләренең халыкара бәйгесендә төрле төбәкләрдән, илләрдән меңгә якын хезмәткәр катнаша. Берничә турда үткән әлеге һөнәри бәйгедә республикадан 21 кеше финалга үтә.

Шулар арасыннан Алабуга районыннан Евгения Минһаҗетдинова 100 гә кадәр укучылары булган мәктәпләр арасында, ә Мамадыштан Ләйсән Мөбәракшина 500 гә кадәр бала белем алучы мәктәп китапханәчеләре арасында җиңү яулый. Тагын ике китапханәче призер була.

"Рәсәйнең иң күп укый торган мәктәбе" ("Самая читающая школа") бәйгесе җиңүчеләре арасында Югары Ослан урта мәктәбе дә бар (китапханәчесе - Екатерина Михайлова).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре