Газетага язылу

Мамадыш районында булган юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер яшьлек бала һәлак булды

Татарстанның Мамадыш районында 18 июньдә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.

Мамадыш районында булган юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер яшьлек бала һәлак булды
ТР прокуратурасы телеграм-каналы

«Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 4нче километрында LADA Kalina автомобиле шоферы куркынычсыз тизлекне сайламаган, идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан, анда Foton йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

LADA Kalina автомобиле шоферы урында ук үлгән. Җиңел машинаның ике пассажиры да һәлак булган – алар арасында бер яшьлек бала да бар.

Мамадыш районы прокуратурасы тикшерү барышын үз контроленә алды.

Исегезгә төшерәбез, 24 майдагы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – бу узган елның шул чорына караганда бергә күбрәк. Аварияләрдә 111 кеше һәлак булган, бу узган ел белән чагыштырганда 24 кешегә күбрәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре