Газетага язылу

Мамадыш тракты буенча өстәмә автобуслар җибәрелмәячәк

Мамадыш тракты буенча өстәмә маршрут автобуслары җибәрелмәячәк.

Казанның  Мамадыш тракты буенча төрле районнарга шәһәр транспорты белән барып җитү мәсьәләсе буенча фикер алышулар дәвам итә. Соңгы атналарда  Совет районы халкы җирле хакимияткә өстәмә автобус маршрутлары җибәрү турындагы тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. Алар фикеренчә, бу транспорт элемтәсен сизелерлек яхшыртырга һәм шәһәрнең тцрле нокталарына барып җитү вакытын кыскартырга тиеш. Әмма Казан хакимияте бу таләпләрне әлегә канәгатьләндерүдән баш тартты. Моны шәһәр транспорт хезмәтенең торышы канәгатьләнерлек булу белән аңлаттылар.

Петицияләргә җавап итеп, шәһәр транспорт комитеты аңлатмалар белән хатлар җибәрде, аларда хәзерге вакытта Мамадыш тракты буенча йөри торган автобус маршрутларының саны җитәрлек дип раслана. Аерым алганда, хатта әлеге юнәлештә йөри торган маршрут автобусларының даимилеге һәм ешлыгы  халыкка эш урыннарына, уку һәм башка мөһим урыннарга уңайлы гына барып җитәргә мөмкинлек тудыруы хакында әйтелә.

Гыйниятуллина Регина

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре