Бүген Чаллыда Сабантуй - татар халкының традицион бәйрәме узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бәйрәм мәйданы кунакларын Рәис, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләде.
Марат Әхмәтов шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бәйрәм мәйданчыклары буйлап узды, халык осталары чатырларын карады. Стильләштерелгән авылда кунакларны Чаллыда яшәүче халыклар традицияләре белән таныштырдылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Чаллы - уникаль шәһәр. «1960 нчы еллар ахырында бөтен илдән килгән яшь кешеләр яңа урында баракларда һәм тулай торакларда тормыш башлап, шәһәр, дөньякүләм исемдәге автогигант төзеделәр, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Бу аерым ихтыяр, характер һәм фидакарьлек буыны. Бу игелекне, дуслыкны бәяли, уңышларга шатлана белә торган кешеләр. Бу буын үзләренә лаеклы дәвамчыларны тәрбияләгән, алар өлкәннәр эшен дәвам итә, туган шәһәрен уңышлы үстерә".
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Чаллы - динамик үсеш алучы шәһәр. Ел саен төп капиталга инвестицияләр 100 млрд сум тәшкил итә, 1 трлн сум чамасы төяп җибәрелгән продукция, 300 мең кв.м - торак тапшыру күләме, ваклап сату әйләнеше - 300 млрд сум. «Болар барысы да - Чаллы халкының тормыш сыйфаты күрсәткече, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Марат Әхмәтов. - Шәһәр җитәкчелеге автоградны үстерү өстендә бик системалы һәм масштаблы эшли. Шуңа күрә Чаллының перспективалары да зур».
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы шәһәр җитәкчелегенең һәм халкының СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. "Махсус хәрби операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча гаять зур һәм армый-талмый эшләве өчен рәхмәт сүзләре. Шәһәрнең барлык бизнес-бергәлегенә сез бөтен ил белән бердәм калганыгыз өчен рәхмәт», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез