Газетага язылу

Марат Әхмәтов Дәүләт Советының бу елның беренче яртыеллыгында башкарган эшенә йомгак ясады

Татарстан Дәүләт Советының язгы сессиядәге соңгы утырышында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.

Марат Әхмәтов Дәүләт Советының бу елның беренче яртыеллыгында башкарган эшенә йомгак ясады
Фото: tatarstan.ru

“Барлык чикләүләргә һәм кыенлыкларга карамастан, республика Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үзенең ышанычлы үсешен дәвам итә”, – диде ул. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, халыкара эдемтәләр киңәя, республикада зур чаралар үткәрелә. “Россия – АСЕАН” саммиты кысасында узган эшлекле очрашу барышында Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның уңышларына югары бәя бирде. Татарстанны технологик һәм сәнәгать үсеше лидерларының берсе, дип атады”, – дип искәртте парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. Язгы сессиядә Дәүләт Советының 5 утырышы узган, аларда 110 нан артык мәсьәлә каралган, 162 карар кабул ителгән.

Парламентка 50 закон проекты кертелгән, аларның 39 ы закон буларак кабул ителгән, шул исәптән сигезе – база законнары. Марат Әхмәтов аеруча әһәмиятлеләре арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарына квота билгеләү, алкогольсез тонусны күтәрүче эчемлекләр сатуны тыю һәм чикләү, Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен җайга салу, мәҗбүри күченүчеләргә, качакларга түләүсез юридик ярдәм алу хокукы бирү турындагы законнарны атады. “Безнең “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” закон чыгару тәкъдиме буенча 2026 елның 10 июнендәге 168-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде”, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республикадан ике закон чыгару тәкъдиме карала. Марат Әхмәтов профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшенә, парламентара элемтәләрне үстерүгә аерым тукталды. “Беренче яртыеллыкта парламентара элемтәләр үсеше дәвам итте, – диде ул. – Парламент диалогы закон чыгаручыларның округ һәм федераль советлары мәйданчыкларында, Закон чыгаручылар Советы Президиумы эшендә катнашу аша киңәйтелде”. Ислам дөньясы һәм Глобаль көньяк илләре белән мөнәсәбәтләрне һәм үзара ышанычны ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. “Татарстанда узган 17 нче халыкара икътисадый “Казан форум”ы һәм 35 нче Россия – АСЕАН саммиты илебезнең халыкара элемтәләрен киңәйтүдә республиканың мөмкинлекләрен тагын бер кат күрсәтте, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Республика Рәисе кушуы буенча Татарстан парламент делегациясе июнь аенда Минскида узган Россия һәм Беларусь төбәкләренең 13 нче форумы чараларында актив катнашты.

Татарстан Югары Ослан муниципаль районы белән Беларусь Республикасы Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды”. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы искәрткәнчә, 2026 ел илдә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Республика М.Җәлилнең тууына 120 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында Татарстанда тарихи хәтерне саклау, үткән һәм бүгенге көн геройларына ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез.

Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Даими рәвештә яңа төбәкләргә гуманитар ярдәм җибәрәбез. Безнең күп кенә коллегаларыбыз гуманитар йөкләрне шәхсән озатып йөрделәр. Гомуми эшкә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт”, – диде Марат Әхмәтов. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү аерым контрольдә тор. “Бу яртыеллыкта депутатлар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, экология һәм башка өлкәләргә кагылышлы 5361 мең мөрәҗәгать каралды”, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Икътисадның өзлексез эшләвен тәэмин итү, гражданнар һәм сәнәгать объектларының иминлеге, җирле үзидарәне үстерү, социаль ярдәм чараларын, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга, камилләштерү, милләтара тынычлыкны һәм иҗтимагый тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре парламентарийларның көн тәртибендә актуаль булып кала.

Әлбәттә, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдагы чорның мөһим вакыйгасы булачак. “Алдан тавыш бирү, конференцияләр, съездлар нәтиҗәләре буенча үз кандидатлары белән төп сәяси көчләр билгеләнде, – диде Марат Әхмәтов. – Сайлау кампаниясендә катнашучыларны Татарстанда сайлаулар һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә, гадел һәм ачык узсын өчен халык белән үз эшләрен җайга салырга чакырам. Безгә уңай үсеш динамикасын саклап калырга кирәк. Моның өчен федераль парламентта республиканы икътисад һәм үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклый алырлык тәҗрибәле, абруйлы сәясәтчеләр тәкъдим итәргә тиеш”.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре