Теләче районында Фатих Хөсни тормышына һәм иҗатына багышланган музей 1997 елда ачылган. Аның фондларында Олы Мәтәскә авылында туган Татарстан Республикасы халык язучысының мемориаль әйберләре саклана. Экспозициядә ике меңнән артык экспонат исәпләнә. Марат Әхмәтовка язучының шәхси әйберләрен, китапларын һәм фотосурәтләрен күрсәттеләр.
Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә һәм 2025 елның октябрендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Флүр Закиров мемориалына чәчәкләр салды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез