Очрашу республика парламентында узды, анда фәнни-академик хезмәттәшлекне ныгыту һәм яңа уртак проектларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Сезнең килүегезгә без бик шат, ул, һичшиксез, Россия, Казахстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә өстәмә этәргеч булыр дип ышанам, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов, очрашуны ачып. – Казахстан – динамик рәвештә үсә торган ил. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 27 млрд доллардан артык тәшкил иткән. Камиллеккә чикләр юк. Күп чорлар дәвамында безнең үзара мөнәсәбәтләребез һәрвакыт тотрыклы булды һәм бары тик ныгый гына барды, яхшы динамика күрсәтте».
Марат Әхмәтов мондый дустанә мөнәсәбәтләрнең ике дәүләтнең президентлары – Владимир Путин белән Касым-Жомарт Токаевның якын мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килүен билгеләп үтте.
«Казахстан – республикабызның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. – Татарстан – Казахстан товар әйләнеше күләме миллиард долларга якынлаша, һәм бу күрсәткечне арттыру өчен потенциал бар, чөнки яхшы база булдырылган».
Марат Әхмәтов әйтүенчә, ике яклы визитлар да активлашкан. Соңгы өч елда Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов, министрлыклар һәм ведомстволар, Казахстанның аерым өлкәләре җитәкчеләре Татарстанның мәртәбәле кунаклары булган. «Тыгыз мөнәсәбәтләрнең мондый системасы безгә бер-беребезне якыннанрак белергә, хезмәттәшлекне ныгыту һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен потенциал эзләргә мөмкинлек бирә».
Парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә аерым тукталды. «Татарстан –Россия Федерациясенең терәк регионы, – дип басым ясады ул. – Республиканың тулай төбәк продукты күләме 5,7 трлн. сум (76 млрд доллар). Республика киләчәккә динамикалы эшли, соңгы елларда ел саен төп капиталга инвестицияләр күләме 1,5 трлн сумнан артык тәшкил итә. Бюджетның үз керемнәре 600 млрд сумнан артык».
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, бу илгә еш бара. КАМАЗ, Татнефть кебек Татарстан компанияләре һәм башка күп кенә компанияләр Казахстан предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә.
Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы, ә Астанада Татарстан вәкиллеге уңышлы эшли. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә. Гуманитар бәйләнешләр симметрияле рәвештә үсә. Аерым алганда, Татарстан югары уку йортларында Казахстаннан якынча 1,5 мең студент белем ала.
Татарстанда яшәүче казахларның милли-мәдәни автономиясе республиканың иҗтимагый һәм рухи тормышында актив катнаша. Татарстанда казах диаспорасының саны якынча 2,5 мең кеше тәшкил итә. «Сезнең илдәге татар диаспорасына ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аларның саны 220 меңгә якын, чит илләрдә яшәүче татар җәмгыяте саны буенча икенче урында тора», – дип мөрәҗәгать итте парламент кунакларына Марат Әхмәтов.
Казахстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Тимур Солтангазиев, үз чиратында, Казахстан белән Татарстанны тарихи якын мөнәсәбәтләр, мәдәниятләр һәм традицияләр уртаклыгы, илләр арасындагы ышаныч югары дәрәҗәдә бәйләп торуына басым ясады. Хезмәттәшлекнең үсеш темплары бик югары, шул исәптән сәламәтлек саклау системасында да.
«Сезнең көчле сәнәгать базасы, алга киткән мәгариф системасы, заманча медицина оешмалары булуны исәпкә алып, безнең өчен Татарстан белән хезмәттәшлек итү аеруча мөһим, – дип ассызыклады Казахстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Тимур Солтангазиев. – Безнең килүебезнең төп максаты – хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләрен билгеләү һәм яңа проектлар булдыру. Безнең яхшы башлангычыбыз бар – Казан һәм Караганда медицина университетлары арасында уртак белем бирү программасы оештырылган».
Якындагы перспективага хезмәттәшлекнең өстенлекле һәм төп юнәлешләре арасында Тимур Солтангазиев медицина кадрлары әзерләүне һәм академик партнерлыкны атады. Бигрәк тә казах ягы симуляцион укытуны оештыру һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлаштыруны үстерү белән кызыксына. «Казахстанда күптән түгел кабул ителгән закон урыннарда көн саен кадрлар әзерләргә һәм яңадан өйрәтергә мөмкин булсын өчен медицина югары уку йортларында һәм медицина учреждениеләрендә симуляция үзәкләре булу мәҗбүрилеген билгели. Бу нисбәттән безгә Татарстаннан өйрәнерлек нәрсәләр бар», – дип ассызыклады Казахстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.
Казахстаннан килгән кунаклар республиканың медицина учреждениеләрендә, шул исәптән авыл медицина учреждениеләрендә булырга ниятлиләр. Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, республикада 3 меңнән артык авыл җирлеге булып, аларда 1697 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 850 дән артыгы модульле технология буенча төзелгән. «Асылда бу авыл кешесе кулланышына кергән яңа сәламәтлек саклау объектлары», – дип ассызыклады Альмир Абашев.
Казахстан һәм Татарстан медицина югары уку йортлары арасында тыгыз элемтәләр урнаштырылган. Аерым алганда, Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, Казан һәм Караганда медицина университетлары «ике диплом программасы»н башлаган. «68 беренче курс студенты Карагандада укырга кабул ителгән, ике елдан алар укуларын Казанда дәвам итәчәкләр һәм, безнең университетны тәмамлаганда, ике дипломга ия булачаклар, – дип сөйләде Айрат Фәррахов. – Безнең өчен бу җитди чакыру, программа ректорлар дәрәҗәсендә алып барыла, уңышлы башланды, алга таба да үсәргә планлаштырабыз, бу программаны ординаторларга һәм практика алып баручы табибларга да таратырга ниятлибез. Россия Сәламәтлек саклау министрының Казанны чит ил табибларын яңадан әзерләү үзәге итү буенча йөкләмәсе бар».
Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов коллегаларының игътибарын гомуми проблемага – кадрлар кытлыгына юнәлтте. «Авырлык шунда ки, сыйфат турында сөйләгәндә, безгә сан белән дә бик күп шөгыльләнергә туры килә, – дип белдерде профильле комитет башлыгы. – Россиядә дә, Казахстанда да табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә сизелерлек кытлык күзәтелә. Парламентта сөйләшү – бу мәсьәләне хәл итү өчен безгә норматив-хокукый базаны ничек төзергә кирәклеге хакында да фикер алышу да булып тора».
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклауда медицина белеме һәм кадрлар сәясәте департаменты директоры урынбасары Алексей Солобуев, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Сәламәтлек саклау министрлыгының Фән һәм кеше ресурслары департаменты җитәкчесе Әсет Изденов, Астана шәһәре Медицина университеты ректоры Анар Турмөхәмбәтова, Караганда медицина университеты ректоры Бәхет Кошерова, Семей Медицина университеты ректоры Алтай Дюсупов, М.Оспанов исемендәге Көнбатыш Казахстан Медицина университеты ректоры. Тәлгар Абилов, Ашыгыч медицина милли координация үзәге идарәсе рәисе Ержан Әдилбәков, «Семей медицина университеты» госпитале директоры Бауырҗан Азизов катнашты.
Казахстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе һәм Казахстанның медицина югары уку йортлары ректорлары Казанга эш сәфәре белән килде. Казахстан медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре сәламәтлек саклауны оештыру һәм тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә Татарстан тәҗрибәсе белән таныша. Кичә Казан дәүләт медицина университетында эшлекле очрашулар узды, моннан тыш, делегация әгъзалары Республика клиник хастаханәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә булдылар. Бүген шулай ук Казанның кайбер медицина учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә булу планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез