«Сибур» керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 162 млн сумнан артык тәшкил иткән (капиталь ремонт һәм җиһазлау – 150,8 млн сум, «Экойорт» төзү – 12 млн сум). Биналарга капиталь ремонт ясаудан тыш, заманча җиһазлар сатып алынган, урманчылык, экомониторинг һәм биотехнологияләр лабораторияләре, «Җәмәгать бакчасы» тәҗрибә мәйданчыгы, шулай ук табигый фәннәр һәм экология белән шөгыльләнү өчен профильле класслар, «Пирогов» интерактив анатомия өстәле булган медицина классы кебек 14 белем бирү киңлеге булдырылды.
Үзәк актив мәгърифәтчелек эше алып бара: ачык лекцияләр һәм мастер-класслар, акцияләр һәм консультацияләр уздырыла. Шунысы мөһим, бу – табигатьне саклау һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча бердәм мәгълүмат кыры, анда теория тере практика белән яраша.
Үзәк эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе «Экойорт» булды. Биредә балалар һәм өлкәннәр табигатькә сакчыл караш нигезләре белән танышалар, калдыкларны сортларга бүлергә өйрәнәләр, эшкәртүнең йомык циклы турында мәълүмат алалар. «Экойорт» 2025 елның 15 ноябрендә ачылган һәм 7 ай эчендә анда 5 меңнән артык кеше булган.
Шулай ук үзәктә «Ресайклинг остаханәсе» оештырылган, анда балалар эшкәртүне күзәтәләр һәм үз куллары белән икенчел чималдан файдалы әйберләр ясыйлар.
Гап-гади пластик шешә капкачыннан балалар үзләренә брелоклар, папка-планшетлар һәм башка бик күп нәрсәләр ясый алалар.
Марат Әхмәтов укучылар һәм педагоглар белән аралашты һәм алга таба уңышлар теләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез