Газетага язылу

Марат Кәбиров: «Сүгенерлек, чишенерлек кыюлыгың булмаса, блогер булып булмый»

Мин социаль челтәрләрдә блог алып барырга булдым. Ну, социаль дә, челтәр дә булгач, халык тормышын чагылдырырга тиештер кебек тоела инде ул миңа. Һәм мин халык тормышын чагылдырырга тырыштым...

Марат Кәбиров: «Сүгенерлек, чишенерлек кыюлыгың булмаса, блогер булып булмый»
Фото: Татар-информ

Мин авыл кешесе бит инде. Халык нәрсә эшли монда? Менә туксан тугыз яшьлек Гатифә әби мал абзарын сүтеп ыргытты. Ике көн эчендә. «Моннан ары сыер асрамыйм, бер файдасы да юк. Картайган көнемдә тавык тотармын да күкәй сатып гомер итәрмен», – ди. Мин шуны төшердем. Шул хакта яздым. Кешеләр лайк куярга, фикерләрен белдерергә тиеш кебек иде. Туксан тугыз яшьлек карчыкның бер ялгызы абзар сүтүе феномен бит инде! Ике көндә. Бу хәтта Гиннесс китабына керерлек. Юк, хәтта лайк куючылар да сирәк булды.

 

Менә берәү монда үгез симерткән... Юк, майдан гына тормый ул, иттән тора. Бернинди укол кадамаган килеш, фәлән центнер. Серен үзем генә беләм, ди. Менә шул серне ачыклап, бу кешенең тәҗрибәсен киң җәелдереп җибәргәндә бөтен илне натуральный ит белән тәэмин итеп булыр иде. Ул очракта хәтта колбасада да, кәтлиттә дә, хәтта өчпочмакның сыңар очындагы төеннәрдә дә ит була алыр иде. Сөйләттем мин моның серен. Яздырдым. Челтәргә куйдым. Өч лайк килеп чыкты. Итле өчпочмак ашаучылар саны шулай гына бугай.

 

Берәвебез бер сыердан унышар литр сөт ала. Юк, бу теге ысул белән түгел. Төрле химикатлар белән айкап, сыерның бавыры бер ел эчендә теткәләнеп бетәрлек итеп эшләнгән химик сөт түгел. Бу – махсус үләннәр ярдәмендә, махсус диета, махсус тәрбия белән алына торган сөт. Җиңел генә килми, белем дә, тынгысызлык та кирәк. Ләкин ул шуңа ирешкән! Хәтта авыл хуҗалыгы белгечләре дә килеп тикшереп, тел шартлатып киткән. Тик беркем дә беркемнән дә өйрәнергә теләмәгән. Ит үстерүчеләрдән дә, сөт җитештерүчеләрдән дә...  Мин хәтта шул хакта да яздым. Төшердем. Күрсәттем. Лайк куймадылар.

 

Бөтен лайкларны минем конкурентка куеп бетергәннәр. Ул да – авыл хатыны, ул да авыл тормышы турында яза. Ул соклангыч геройлар, гадәттән тыш хәлләр эзләп тормый. Аның геройлары да – гади кешеләр. Гади ир, гади хатын, гади алкаш... Алар мал да үрчетми, бакча да үстерми. Алар үзләренчә яши. Менә шуларның газетада язарга ярамаган сүзләрне әйткәнен, ничек итеп талашканнарын төшерә минем конкурент. Бер хатынның исерек ирен тукмаганын, икенчесенең күршесе белән мужик бүлешкәнен сөйли. Сандугач сайрагандай сүгенәләр, кирәк икән, итәк тә күтәреп күрсәтәләр. Меңләгән лайк! Ул фикер белдерүчеләрнең иге-чиге юк! Дөньяның бөтен байлыгы, бар хәзинәсе, мәдәнияте шул ханымның телефонына җыелган диярсең!

 

Мин туктадым. Язмыйм бүтән.

Вакытында тукталып калуым дөрес тә булды бугай. Әйбәтлек эшлим, файда китерим дип, кешеләрнең артыннан йөгереп йөрергә ярамый. Алар ишетергә теләгәнне, алар күрергә хыялланганны тәкъдим итәргә кирәк. Шунда гына сине яратачаклар. Ә моның өчен зур кыюлык таләп ителә. Камера алдында сүгенерлек, чишенерлек, һичьюгында итәк астыңны күрсәтеп алырлык та кыюлыгың булмаган килеш, блог алып барам, дип маташасы да юк.

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре