Мехикода коточкыч фаҗига булган, анда 15 кеше үлгән , 70тән артык кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
Фаҗига 3 май көнне 22:30да (Мәскәү вакыты белән 6:30) булган. Olivos станциясе янында поезд күпердән чыккан вакытта ул ишелеп төшкән. Һәлакәт корылмага автомобиль килеп бәрелү сәбәпле килеп чыккан. Мехико мэры Клаудия Шейнбаум әйтүенчә, үлүчеләр саны 15 кә җиткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез