Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашконың XXI илкүләп терапевтлар конгрессында тәкъдим ителгән презентациясендә әйтелә.
"Россия Федерациясендә йогышлы булмаган авырулар: халыкның 70%ының бер генә булса да куркыныч факторы бар", - дип хәбәр итә РИА новости докладка сылтама белән.
Мондый факторларга алкоголь һәм тәмәке куллану, сәламәт булмаган туклану һәм җитәрлек физик активлык булмау керә.
Мурашко сүзләренчә, куркыныч факторлар шулай ук үлем күрсәткечләренә йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә һәм авыруларны профилактикалауга җәлеп итү мөһим, дип саный министр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез