Газетага язылу

Миңнеханов: «Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре АСК үсешенә зур өлеш кертә»

Бүген «Казан Экспо» янындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе карамагындагы учреждениеләргә яңа техника тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – терлекчелек төбәге, шуңа күрә ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертәләр. «Ышанам ки, яңа техника республика авыл хуҗалыгының нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләргә 30 «Лада Веста» автомобиле, кран-манипулятор җайланмасы белән 10 «ГАЗ» автосамосвалы, ветеринария дезинфекция җайланмасы белән «УАЗ», асылмалы җайланма белән «Беларус» тракторы һәм пар формалин камерасы тапшырылды. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең автопаркы биш «Лада Веста» автомобиле белән тулыланды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре